Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Февраль аеннан бик күп түләүләрдә үзгәрешләр көтелә

Балалы гаиләләргә түләүләр, эшсезләргә пособиеләр һәм аерым компенсацияләр, шулай ук пенсияләргә социаль өстәмәләр артачак.

1 февральдән 40 тан артык түләү, пособие һәм компенсация 5,6 процентка индексацияләнә. Алар узган ел өчен куллану бәяләренең факттагы индексыннан чыгып үзгәртелә. 2026 елда индексация коэффициенты 1,056 тәшкил итәчәк, димәк, түләүләр 5,6 процентка арта.

Февральдә пенсионерларның бер өлеше күбрәк акча ала башлый. Яңадан исәпләү автомат рәвештә узачак һәм Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Гыйнварда 80 яшь тулган пенсионерларга февральдән икеләтә күләмдә – аена 19 169 сум түли башлаячаклар. Үз чиратында, гыйнварда I группа инвалидлык билгеләнгән пенсионерларга инвалидлык билгеләнгән көннән теркәлгән түләү шулай ук икеләтә арта. Өстәмә 9 584 сум тәшкил итәчәк, ә пенсиянең гомуми беркетелгән өлеше – аена 19 169 сум. Пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар социаль өстәмә түләүне автомат рәвештә, гариза бирмичә алачак.

Ана капиталы буенча түләү миллионга якынлаша. Беренче балага 737  200  сум түләнәчәк. Гаилә беренче балага түләүләрне рәсмиләштермәгән очракта, икенче балага ана капиталы 974 100 сум тәшкил итәчәк. Ана капиталын рәсмиләштергән, әмма тулысынча файдаланмаган гаиләләрнең калган суммасы да индексацияләнәчәк. Программа 2030 елга кадәр озайтылган. Шулай ук бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие арта. Хәзер 28 773 сум ала торган булабыз. Элек ул 26 941 сум иде. Индексация, оешма ябылу сәбәпле, йөклелек чорында эштән җибәрелгән аналарга бала карау буенча айлык пособиегә дә кагылачак. Аның күләме 10  790  сумга кадәр артачак. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча минималь пособие аена 10 837 сум тәшкил итәчәк. Максималь күләме – 83 021 сум.

Эшсезлек буенча пособие алучыларга да яхшы яңалык. Түләүләр күләме 6,8 процентка арта. Беренче 3 айда пособиенең максималь күләме 15 916 сум тәшкил итәчәк, ә минималь пособие 1884 сумга кадәр артачак.

Гаилә ипотекасына да үзгәрешләр кертелә. Хәзер «Бер гаилә – бер ташламалы ипотека» дип аталган кагыйдә үз көченә керә. Әгәр элек гаиләдә ир дә, хатын да ташламалы кредит алу хокукыннан файдалана алса, хәзер мондый схема юкка чыгарыла, бер гаилә өчен бер ташламалы кредит кына бирелә. Шул ук вакытта гаиләдә ташламалы ипотеканы яңадан алу мөмкинлеге саклана, ләкин бер үк вакытта ике шартны үтәү сорала. Беренчесе – ташламалы кредит тулысынча түләнгән булырга, икенчесе – гаиләдә тагын бер бала туарга яки уллыкка алынырга тиеш.

Техник яктан сыйфатсыз катлаулы товарны, ягъни смартфоннар, ноутбуклар, телевизорларны кибеткә кире кайтарганда, компенсацияне исәпләү тәртибе үзгәрә. Хәзер, мәсәлән, ике ел элек сатып алынган смартфонны кире кайтарганда, аның тузуын һәм чыгарылган елын исәпкә алып, бәядәге аерманы таләп итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев