Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне!
Бүген – Халыкара гаилә көне. Истәлекле даталар календаренда ул 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә барлыкка килде.
Халыкара бәйрәм бүген,
Илдә гаилә көне,
Гаилә учагы янсын,
Дөрләсен гомер буе!
Гаилә – “семья” урысча,
“Җиде мин” дигән сүз ул,
Әби-бабай, әти-әни,
Кимендә өч бала ул!
Гаилә дигән дәүләттә
Туып үсә балалар,
Кечкенә шул дәүләттә
Тәрбияләнә бит алар.
Тормыш матур, тормыш ямьле
Гаилә белән генә,
Тормыш корабында йөзик
Барыбыз бердәм, бергә!
Гаилә – бәхет ачкычы,
Әти-әни ул – терәк,
Тулы гаиләдә һәрчак
Бәхетле тыныч йөрәк.
Шатлык булсын һәрбер өйдә,
Борчу ишек какмасын!
Бердәмлектә, бергәлектә
Тормышлар гөрләп барсын!
Котлыйм әле, котлыйм сезне
Гаилә көне белән!
Гаиләләр тигез булсын,
Яшәгез һәрчак бердәм!
Фәймә Зайнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев