Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Син-минеке, мин-синеке

Яңа Кадермәттә алтын туй: Низамовлар гаиләсе бергә яшәүләренә 50 ел тулуны бәйрәм итте

Яна Кадермәт авылыннан Низамов Мөдәрис Мөхәммәтдин улы белән Низамова Алмазия Галимҗан кызының бергә гомер итүләренә 50 ел. Районыбызда алтын туйларын билгеләүче гаиләләрне хөрмәтләү күптәннән килә. Бу юлы да традицияне дәвам итеп районыбызның тантаналар залында үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алар арасында Яңа Кадермәт авылында яшәүче Низамовлар гаиләсе дә бар иде.

Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Мөдәрис һәм Алмазия Низамовлар гаиләсенең тарихы белән таныштырды.

Хезмәт белән күтәрелгән Низамовларны тәбрик итәргә тантанага килгән якыннары, күршеләре, туганнары да әлеге матур гаилә турында иң якты хатирәләре белән уртаклашты.

Низамов Мөдәрис Мөхәмәтдин улы 1949 елның 15 февралендә Яңа Кадермәт авылында, Низамова Алмазия Галимҗан кызы Аккүз авылында 1954 елның 5 декабрендә туа. 1974 елның 24 январендә яшь гашыйклар гаилә корып җибәрәләр. 3 балалары бар- 1 кыз, 2 малай үстерәләр. Уллары Илнар, Илгиз һәм кызлары Илүзә хәзерге вакытта Чаллыда яшиләр. 

Мөдәрис абый Чаллыда автобус шоферы, 1999 елда авылга кайткан көннән бирле Чишмә колхозында шофер булып эшләгән. Алмазия апа Чаллыда 25 ел кранда эшли, ә авылга кайткач сатучы булып хезмәт куя. 

Бүгенге көндә Низамовлар гаиләсе 6 онык һәм 1 оныкчыкларының кадерле дәү әнисе, дәү әтисе булып гомер кичерәләр.  Яңа Кадермәт авылының иң тату, иң матур, иң күркәм, иң ярдәмчел гаиләләренең берсе алар, авыл халкы бу матур гаиләне бик хөрмәт итә.

Бу хакта тулырак: 

ГАИЛӘ МӘКТӘБЕ

Тату гаилә татлы җыр кебек: Бүген районыбызның биш гаиләсе алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын бәйрәм итте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев