Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укучыларны юл фаҗигаләреннән кисәтү максатыннан профилактик әңгәмәләр оештырыла
Яңа ел каникулларыннан соң уку елының иң озын чиреге башланды. Һава торышы шартлары бер дә куандырмый, аяк астында — бөтен җирдә бозлавык. Нәкъ шушындый чорда күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мәктәп укучылары арасында профилактика максатыннан очрашулар оештыра.
-
Полиция Кыш бабае Актанышның икенче санлы мәктәбе педагогларын Яңа 2025 нче ел белән котлады
Бүген полиция Кыш бабае белән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Актанышның икенче санлы мәктәбе педагоглары белән очрашты. Укытучыларны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, алдагы уку елында да балаларга, укучыларга юл кагыйдәләрен өйрәтүдә бергәләп эшләргә чакырдылар, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
-
Актанышта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Кыш Бабай машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады
Яңа елга санаулы сәгатьләр калганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котларга чыкты. Акциядә Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашты, алар бергәләп водительләрне һәм пассажирларны Яңа ел бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм имин юллар теләде.
-
Иске Байсар балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык чара күрсәттеләр
Иске Байсар балалар бакчасы тәрбиячеләре- Гөлнара Кашапова катнаш зурлар төркемендә «Юллар тәртип ярата», икенче кечкенәләр төркемендә Рузилә Садриева «Юлларда сак бул» дип исемләнгән ачык чара күрсәттеләр.
-
Актанышта «Каршы як полоса» профилактик акциясе дәвам итә
18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик акциясе бара. Бүген Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары Актаныш районы аша узучы М-7 трассасындагы кагыйдә бозучыларны тикшерде.
-
Актанышның яшь юл хәрәкәте инспекторлары Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алды
2005 елның октябрь аеннан Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныш районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында яшь юл хәрәкәте инспекторлары профилактик акцияләр, чаралар оештыра. Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары 13 ноябрьдә автомобильләр күп йөри торган урамнарга кисәтү акциясенә чыкты.
-
Актаныш районы буенча юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бүген Актаныш муниципаль районының юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислек итте.
-
«Умырзая» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен ничек өйрәтәләр?
«Умырзая» балалар бакчасы юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү юнәлеше буенча эшләп килүче балалар бакчасы.
-
Каникулларда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен онытмыйбыз
Актанышның 2нче мәктәбенең мәктәп яны лагеренда Актаныш районы буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Ләйсән Мөхәммәтова юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы әңгәмә үткәрде.
-
Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма в Актанышском районе
В рамках профилактического мероприятия «Осенние каникулы» начальник ГИБДД Актанышского района Ренат Шамсиев встретился с родителями учеников Актанышской школы номер 2. В ходе родительского собрания, состоявшегося во время осенних каникул, он подчеркнул важность безопасности детей на дорогах.
-
Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кушты
Бүген, 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә юл иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләргә, крсәткечләргә җентекле анализ ясалды. Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов үз чыгышында автомобиль йөртүчеләргә вакытында кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кушты.
-
Көзге бозда шаярмагыз
Һава торышының кискен үзгәреп- көндез җылытып, төнлә шактый суытып торуы табигатьтә дә үзен сиздерә. Иртәнгә авыл эчендәге кечкенә инеш-күлләрнең генә түгел, Сөн, Ык кебек елгаларның да өстен боз каплап китә. Ымсындыргыч челтәр бозлык мәктәпкә барганда, кайтканда укучы балаларны үзенә чакырып ымсындыра. Көзге каникулларда исә малайлар-кызлар иртәдән үк елга-күл буйларында уйнарга ашыга.
-
22 майдан 5 июньгә кадәр полиция һәм ДАИ хезмәткәрләре аеруча көчәйтелгән режимда эшли
22 майдан 5 июньгә кадәр республикабыз территориясендә, шул исәптән Актаныш районында «Игътибар, балалар!» акциясе уза. Акциянең төп максаты- юл һәлакәтләрдә балалар травматизмын булдырмау һәм профилактикалау, кечкенә сабыйларның сәламәтлегенә зыян китермәү.
-
Качкында фаҗига: 1941 елгы ир-ат балык тотарга баргач суга төшеп вафат булган
24 апрель көнне ГЛОНАСС 112 системасына Качкын авылы янындагы Биҗады елгасына балык тотарга барган 1941 елда туган ир-атның югалуы турында хәбәр килә.
-
Безнең туры эфирда: Һава торышына бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә эше катлаулана
Быелгы кыш үзенең холкын күрсәтеп тә куйды, башка еллар белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк кар яуды. Мондый шартларда ЮХИДИ хезмәткәрләренә эш тагы да артты. Җитмәсә Актаныш районы аша уза торган федераль юлда кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәтләре булды. Кышкы четерекле һава торышы шартларында юлда йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк соң? Бу хакта без Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән сөйләштек.