Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Украинага – хәрби операциягә

Килешү нигезендә Украинадагы хәрби операциягә кешеләр җыю дәвам итә.

Элек югары һәм урта белеме булганнар белән 1-3 елга килешү төзелергә мөмкин иде.

Хәзер 4-6 айлык кыска вакытлы килешүләр дә төзергә була. 9 сыйныф белеме генә булган, армия сафларында хезмәт иткәннәр  дә контракт төзи алалар.

Килешү нигезендә районнан баручы егетләребез бар. Аларга хезмәт хакыннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 23 июнендә имзалаган боерык нигезендә, бер тапкыр 260 мең сум акча түләнә иде. 13 августта әлеге боерыкка үзгәреш кертелде. Шуның нигезендә түләү суммасы 360 мең сумга күтәрелде. Әлеге акчаны тиз генә түләмиләр. Егетләргә “Ак Барс” банкында исәп-хисап счеты ачтыралар. Егетләр хәрби частька барып, бер ай әзерлек узгач, аларны “Алга” һәм “Тимер” батальоннарына туплыйлар. Шунда хезмәт иткәндә атнага 15әр мең сум  түлиләр. Хәзер уку-өйрәнү бүлекчәләрендә булганнарга арттырылган йөз мең сумның 50 мең сумын башта ук түләргә дигән фикергә килгәннәр. 60 меңен атналап түлиләр, ә калганын Украина чиген үткәч, бирәләр. Моннан тыш, Оборона министрлыгыннан килешү буенча акча бара, һәм Украина чиген чыккач, 53 доллар күләмендәге акча түләнә. Болардан тыш, тагын өстәмәләр каралган.

Килешү нигезендә хәрби операциягә чакыру тәмамланмады. Теләге булганнарны район хәрби комиссариатында көтеп калабыз. Төп шарт, җинаять җаваплылыгына тартылып, ирекләреннән мәхрүм итү зонасында булмаулары.

 

Ленар ӘХМӘТҖАНОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев