Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш гимназиясендә яңа проект: Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара! (фото, видео)

Бүген Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта өр-яңа проект старт алды. Укучылар һәм әти-әниләр бергәләп сәхнә тотты, төрле милләт биюләрен өйрәнеп бәйгедә осталыкларын күрсәтте.

Бию бәйгесенә фатиха бирергә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килгән иде. Мәртәбәле жюрины район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкләде.

Районыбызның күренекле бию осталары Фаяз Әминов һәм Ленара Шәриповаларга шулкадәр зур әзерлек белән бәйгедә катнашучыларның чыгышын бәяләү бик җиңелләрдән булмаган.

Фаяз Әминов беренче коймак төерле булса да, бу матур башлангычны сүрелдермичә, тагы да киңәйтеп дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Сәнгать бәйгесе балаларны бию сәнгатенә тарта, татар халкының, шулай ук башка милләт җәүһәрләре белән таныштыра, милләтара дуслык хисләре тәрбияли.

Әти-әниләр өчерн дә бию бәйгесе әһәмиятле вакыйгага әйләнгән. Бию бәйрәмендә алар аеруча дулкынлану хисләре кичереп сәхнәгә чыкты.

Алар октябрь ае дәвамында балалары белән бергәләп биюләр өйрәнгәннәр, костюмнар әзерләгәннәр.

 Бүген сынатырга ярамый!

Бәйге җиңүчеләрен игълан итәргә сәхнәгә күтәрелгән Дилбәр Әнвәрова гимназиянең районда гына түгел, республикага үрнәк рәвештә бию сәнгатен пропагандалавын билгеләп үтте, "Һәрвакыттагыча, сез барысыннан да алда!", дип коллективка мактау сүзләрен әйтте. 

Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова иң-иңнәр дип табылган бию коллективының декабрь аенда гимназиягә кунакка киләчәк Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиев алдында чыгыш ясаячакларын искәртте. Җитәкчеләр сыйныфларны тәбрикләп статуэткалар, татлы милли ризыгыбыз чәкчәк бүләк итте. 

Коллективлар төрле номинацияләрдә хөрмәтләнделәр, соңыннан мактаулы урыннарга лаек булучылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев