Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

«Актаныш-информ»ның биш хезмәткәре Яңа медиа фестивалендә катнаша

«Актаныш-информ»ның биш хезмәткәре иҗат һәм инновацияләргә багышланган Яңа медиа фестивалендә катнаша.

Татарстанның иң матур «Мирас-Наследие»  лагеренда «ТАТМЕДИА» АҖ оештырган өч көнлек уникаль Яңа медиа фестивале старт алды. Бу чарага  республиканың барлык район, шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды. Безнең "Актаныш-информ" командасы югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтте: биш хезмәткәребезнең конкурс эшләре экспертлар тарафыннан Яңа медиа фестиваленең шорт-лист-фестивале этабында катнашу өчен сайлап алынды. Фестивальдә филиал директоры Айнур Гыймадиев,  сайт редакторы Ләйсән Газизова,  SMM-белгеч Зилә Хәмәтнурова,  телетапшырулар буенча директор урынбасары Регина Сәлахова, телевидение корреспонденты Альбина Солтанова катнаша.
«Актаныш-информ» командасына   уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев