Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш йолдызлары «Ак инеш» белән «Умырзая» «Созвездие- Йолдызлык» фестивалендә беренче урынны алды

Актаныш йолдызлары- «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» хореография ансамбле белән «Умырзая» үрнәк вокаль ансамбле «Созвездие- Йолдызлык» телевизион фестивалендә беренче урынны алды.

Районыбызның яшь сәнгать осталарын, шулай ук аларның укытучыларын- "Ак инеш" хореография ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллинаны, «Умырзая» ансамбленең остазы Разида Хаҗиеваны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә Россиянең күпмилләтле сәнгатенә хезмәт итүдә тырышлык, сайлаган юлыгызга тугры калып халкыбызны агартуыгызны телибез.

«Пирамида» күңел ачу комплексында узган "Созвездие- Йолдызлык" телевизион фестиваленең Гала концертында җиңүчеләрнегне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та әлеге грандиоз тамашаны карап йолдызларыбызны котлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев