Актаныш кызы «Глаголица» халыкара премиясенә лаек булды
Казанда «Глаголица» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу Россиядәге иң зур балалар әдәби конкурсларының берсе, анда профессиональ жюри яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр иҗатын бәяли. Бәйгедә Актаныш районы Әтәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Газиева да катнашып, «Поэзия» номинациясендә җиңде.
Казанда "Глаголица" халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу Россиядәге иң зур балалар әдәби конкурсларының берсе, анда профессиональ жюри яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр иҗатын бәяли.
Быел конкурска 30дан артык илдән 2,5 меңнән артык эш килгән. Җиңүчеләр арасында-Актаныш районы Әтәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Газиева да бар, ул "Поэзия" номинациясендә беренче урынны яулады!
Алинәне һәм аның укытучысы Сөмбел Хәбибуллинаны котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар һәм яңа әдәби казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев