Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты

Украинадагы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән район башлыгы Ленар Зариповның очрашулар үткәрүе күркәм традициягә әйләнде.

Бүген, 25 июльдә «Акчарлак» кафесында матур табын янында Ленар Рафакович махсус хәрби операция ветераннары белән күрешеп киләчәккә планнары турында сорашты, сәламәтлекләре белән кызыксынды. Очрашуга килүчеләр барысы да патриотик рухта сөйләштеләр. Рәхәтләнеп аралашып утырдылар

Кызганыч, егетләрнең саулыгын яу кыры нык сыный. Бер батырыбызның аягында протез, ул хәрби хезмәттән азат ителү алдында. Икенчесенең кулы һәм аягына зыян килгән. Әмма ни генә булса да, ул, яңадан махсус хәрби операциягә барам, минем бурычым- Туган илемне саклау, ди.

«Ватанны яклаучылар» фондының район бүлеге координаторы Ландыш Бариева махсус хәрби операциядә батырларча илебез мәнфәгатьләрен яклаган ветераннарны тыныч тормышка кертеп җибәрүдә район җитәкчелегенең читтә калмаячагын әйтте. 

 Район җитәкчелеге белән очрашуда шактый вакыт ут эчендә йөргән ветераннарны тулы канлы, тыныч тормышка кертеп җибәрү, адаптация чорында ярдәм кулы сузу турында киңәшләштек,-диде Ландыш Фирдәвис кызы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев