Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов «Актаныш-информ» коллективын матбугат бәйрәме белән котлады

Бүген район хакимиятендә «Актаныш-информ» коллективы Татарстан матбугаты көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район җитәкчелеге белән очрашуны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова башлап җибәрде. 

«ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы директоры Айнур Гыймадиев коллективның хезмәт уңышлары белән таныштырды. 

- «Актаныш-информ»ның социаль челтәрләре районда, шулай ук «ТАТМЕДИА» АҖ караган филиалларда иң популяр социаль челтәрләр. Бигрәк тә телеграмм һәм ВКонтакте укучылар арасында актуаль. Язылучыларга килгәндә, соңгы 6 ай аралыгында телеграммга язылучылар 972 язылучыга, ВКонтактеда 1700 язылучыга күбәйдек. Социаль челтәрләрдә социаль-иҗтимагый темаларга туры эфирлар алып барабыз, бигрәк тә юл куркынычсызлыгы, «Роспотребнадзор», МЧС хезмәткәрләре белән актуаль темаларга әңгәмәләр оештырыла. Туры эфирлар саны ноябрь аеннан башлап 20 туры эфир үткәрелде.

Тиздән район оешмаларының электрон белешмәлеген булдыра башлыйбыз,- дип сөйләде Айнур Гыймадиев, шулай ук радио, телевидение, «Актаныш таңнары» газетасы редакциясе эшчәнлеге белән таныштырды. 

Айнур Гыймадиев «Актаныш-информ» коллективына һәрвакыт ярдәм кулы сузган район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов медианың- район массакүләм мәгълүмат чараларының, аның хезмәткәрләренең зур көч булуын әйтте. 

- Районда никадәр генә эш башкарылса да, яңалыклар булып тора, аны халыкка аңлатучылар, җиткерүчеләр, күрсәтүчеләр сез. Авыр, үзенчәлекле эшегездә зур уңышлар телим. «Актаныш-информ» бинасына яалдагы елда Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән ремонт үткәрелде. Киләчәктә газетага язылучылар санын арттырырга кирәк. Бигрәк тә подписка мәсьәләләрен уңай хәл итәргә кирәк. Коллектив, белгечләр бик көчле, конкурс-бәйгеләрдә зур уңышларга ирешәсез. Алга таба да матур итеп эшләргә язсын. Матбугат бәйрәме белән тәбрик итәм!- дип Рөстәм Алмаз улы изге теләкләрен җиткерде һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырды. 

Дилбәр Миркасыйм кызы котлауларга кушылып хезмәтебезгә рәхмәт әйтте, киләчәктә тагы да уңышлы һәм нәтиҗәле эшләү буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев