Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«БШ», диләр аның турында- Бүген Актанышның Мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтовны район җитәкчелеге котлады

Актаныш районының социаль-икътисади йөзен булдыруда зур өлешен керткән, эксперименталь яңа Актаныш авылын төзүдә башлап йөргән, озак еллар җитәкче постларда хезмәт куйган Баязит Мөхәммәтов бүген туган көнен каршылый.

              Районыбызның Мактаулы гражданын район башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Алмаз улы Ильясов кайнар котлады, изге теләкләрен җиткерде.

               Баязит Шәймәрдан улын яратып райондашлары "БШ" дип йөрттеләр. Бу хакта заманында Халык шагыйре Роберт Миңнуллин  шигырь дә язган иде. 

                    Баязит аганы якты гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз! Ныклы саулык, сәламәтлек, күңел көрлеге, күтәренке кәеф телибез!

Балаларыгыз,оныкларыгыз , якыннарыгыз һәм барлык райондашларның ихтирамын тоеп озак яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев