Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«БШ», диләр аның турында- Бүген Актанышның Мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтовның туган көне

Актаныш районының социаль-икътисади йөзен булдыруда зур өлешен керткән, эксперименталь яңа Актаныш авылын төзүдә башлап йөргән, озак еллар җитәкче постларда хезмәт куйган Баязит Мөхәммәтов бүген туган көнен каршылый.

Легендар райондашыбызга бүген, 5 апрельдә 93 яшь тулды. 

Баязит Шәймәрдан улы иртәннән үк котлаулар, изге теләкләр кабул итә. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин өлкән райондашыбызны үзенең тәбрикнамәсе белән сөендерсә, озак еллар Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттахов, "СуГаз" ҖЧҖ директоры, район оешма-предприятиеләре ассоцияциясе җитәкчесе Әбүгали Шакиров, технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова Баязит Мөхәммәтовны шәхсән үзләре үк  котларга килделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

 Баязит Шәймәрдан улын яратып райондашлары "БШ" дип йөрттеләр. Бу хакта заманында Халык шагыйре Роберт Миңнуллин  шигырь дә язган иде. 

Баязит аганы якты гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз! Ныклы саулык, сәламәтлек, күңел көрлеге, күтәренке кәеф телибез!

Балаларыгыз,оныкларыгыз , якыннарыгыз һәм барлык райондашларның ихтирамын тоеп озак яшәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев