Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«Чишмә» хуҗалыгы баш ветеринар табибы Илназ Әхмәтовка «Татарстанның атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде

Бер-бер артлы сөенечле хәбәрләр килә. Бүген «Казан-Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышында райондашларыбыз да хөрмәтләнде.

2023 елгы эш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларга багышланган агросәнәгать комплексының киң вәкиллекле утырышында Актаныш муниципаль районынының "Чишмә" ҖЧҖ-ндә озак еллар ветеринария табибы булып эшләгән Илназ Әхмәтовка "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" исеме бирелде. Әлеге мәртәбәле бүләкне Илназ Ирек улына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Райондашыбызны чын күңелдән мактаулы исеме белән котлыйбыз. Алдагы елларда да районыбызның авыл хуҗалыгы һәм икътисад тармагын үстерүдә фидакарь хезмәтегезне куярсыз, дигән ышанычта калабыз. Ныклы саулык, исәнлек, гаилә бәхете, яңа хезмәт уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев