Якташыбыз Филүс Хисаметдинов Минтимер Шәймиевкә багышлап җыр язды
Якташыбыз, Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең күркәм бәйрәмен билгеләп үтә. татар халкының горурлыгы булган Минтимер Шәрип улына багышлап тагын бер талантлы Актаныш улы Филүс Хисаметдинов җыр язды.
Актаныш районы халкы һәм республикабызның төрле почмакларында яшәүче якташларыбыз исеменнән Минтимер Шәриповичны ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, һәр башлаган эшендә уңышлар һәм Татарстаныбыз хакына тагын да озын еллар актив хезмәт итүен телибез. Һәр көне шатлык-сөенечләр һәм яңа казанышлар белән тулып торсын.
Бу якты көн уңаеннан якташыбыз Филүс Хисаметдинов матур иҗади бүләк тәкъдим итте. Филүс абый Минтимер Шәрипович хөрмәтенә шигырь язган. Әлеге шигырьне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Реваль Хисмәтуллин көйгә салды һәм җыр итеп башкарды. Әлеге эчтәлекле сәнгать әсәрен ихласлык һәм туган якка мәхәббәт белән сугарылган бу җырны «Актаныш-информ»ның телеграм-каналында тыңлагыз. Сылтама- шушы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев