Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Яңа Әлем почтальоны «Татмедиа» басмаларын таратуда республикада иң яхшысы булып танылды

Казанда 2025 елның беренче яртыеллыгында «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылу кампаниясен оештыруда уңышларга ирешкән «Татарстан почтасы» почта хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Россия Почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» җитәкчелеге вәкилләре, район газеталары редакцияләре җитәкчеләре катнашты.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Актаныш районының Яңа Әлем авылы хат ташучысы Рузилә Хәмидуллинаны «Иң яхшы хат ташучы» дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләде. Рузилә ханым 14 елдан артык районыбызның иң олы җирлегендә яшәүчеләргә газета-журналлар тарата, аның вакытлы матбугат алып килүен авылдашлары аеруча түземсезлек белән көтәләр.

"Рузилә Хәмидуллина кебек почтальоннар хезмәте белән республиканың иң ерак почмакларында яшәүчеләр дә вакыйгалардан хәбәрдар. Үз эшенә бирелгән мондый кешеләр Татарстан буенча матбугат чараларын таратуда мөһим звено булып тора“, - дип ассызыклады "ТАТМЕДИА " җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Рузилә Хәмидуллинаның авылдашларын газета-журналларга яздыра белүе бөтен республикага өлге. Ул атнаның һәр көнендә Яңа Әлем урамнарын бер урап чыга. Газета-журналларга ташламалы яздыру вакытында абунәчеләребез йортларына берничә тапкыр да керә. 2-12 апрель көннәрендә газета-журналларга ташламалы яздыру бара, шуңа да бу көннәрдә аның эше бик тыгыз.

Эшебез бик катлаулы. Озакламый безнең өчен урак өсте- подписка башлана. Планнарны ничек тә үтәргә тырышабыз. Бигрәк тә ташламалы вакытта авылдашларга аңлату эшләре алып барам, белдерүләр куябыз. Ташламалы яздыру вакытында өйләргә йөрим, авылдашларга рәхмәт, язылмыйча калмыйлар, акчасын да шунда ук бирәләр,- дип уңыш серләрен ачты Рузилә Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев