«Йолдызлык» командасы Севастопольдә мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләнгән
Севастопольдә «Созвездие-Йолдызлык» республика хәрәкәте тарафыннан бик күңелле вакыйга булган.
Матрослар, старшиналар, мичманнар, Россиянең Кара диңгез флоты җитәкчелеге, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Кырым халкы өчен «Созвездие-Йолдызлык» исемле иң массакүләм фестиваль хәрәкәтенең талантлы һәм өметле коллективлары Татарстан сәнгатенең, милли колоритының бөтен матурлыгын һәм бөеклеген исбат иткән концерт номерлары күрсәткәннәр.
Берничә сәгать дәвамында герой-шәһәр — Севастопольның Офицерлар йортында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан, шул исәптән безнең Актанышның дан-шөһрәтле «Ак инеш» бию коллективыннан(җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина) сәләтле балалар үзләренең матур җырлары, дәртле биюләре белән тамашачы күңелен яулап алган, таң калдырган!
Мондый концертлар уздыру хәзер инде игелекле күпьеллык традиция генә түгел. Бүгенге көн шартларында бу үсеп килүче буынның югары дәрәҗәдәге патриотлыгы һәм рухи көче чагылышы!
«Герой-шәһәр Севастопольдә илебез мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне, Кара диңгез флотына һәм диңгезчеләргә нацизм һәм фашизмга каршы көрәштә ярдәм иткәне, Россия хәрбиләренең батырлыкларын пропагандалау буенча уңышлы эше һәм Кара диңгез флоты төзелүнең 240 еллыгы уңаеннан» дип язылган яшь сәнгатькәрләребез бүләкләнгән Мактау кәгазендә.
Алар — безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз!
Алар — көчле Россия өмете!
Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков язган һәм олуг горурлык белән пост урнаштырган. «Татар -информ» материаллары кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев