Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Казан дәүләт аграр университетының Агротехнопаркын ачу тантанасында Актаныш укучыларын бүләкләделәр

Бүген Лаеш районында Казан дәүләт аграр университетының Агротехнопаркын ачу тантанасы узды.

Әлеге чарада Рәсәй авыл хужалыгы министры Оксана Николаевна Лут һәм Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Минниханов та катнашты. Чара барышында Агронтри -2024  Бөтенрәсәй конкурсы финалистлары: "Агровет" юнәлешендә  Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы  Миргалимов Ленар Илнар улына ( укытучысы Вәлиева Алсу Риф кызы) , "Добропчёл" юнәлешендә   Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы  Кәримов  Азамат Алмаз улына ( укытучысы Җиһангирова Зарима Әзһәм кызы) истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев