Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Ленар ЗАРИПОВ: Татарстан матбугаты көне белән!

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Матбугат ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.

Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Хәбәрдарлык һәркем өчен кирәк.
Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле. Актанышның рәсми мәгълүмат сайтлары шушы ихтыяҗны күздә тотып, актив эшчәнлек алып бара. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Актаныш-информ” 
филиалы социаль чертәрләрендә язылучылары арту – шуңа бер дәлил. Актаныш халкы элек-
электән район газетасын укый, җирле радио һәм телевидение тапшыруларын тыңлый, карый.  
Сезне оператив һәм нәтиҗәле эшчәнлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. 
Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм эшегездә зур иҗади 
уңышлар телим. Үзегез дә, якыннарыгыз да сау-сәламәт һәм имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев