Полиция хезмәткәрләре Чулпан һәм Рамил Хәкимуллиннар: Без үзебезне башка һөнәрдә күрмибез!
Бүген, 10 ноябрь полиция хезмәткәрләре көне. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә гаиләләре белән тәртип сагында торучы хезмәткәрләр елдан-ел артып тора. Шундыйларның берсе- Рамил һәм Чулпан Хәкимуллиннар.
Полиция бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев Хәкимуллиннар гаиләсен һәрьяклап мактап телгә алды. Үз эшләренә чиксез бирелгән әлеге хезмәткәрләр белән эш урыннарында очраштык.
Рамил Хәкимуллинны районыбызда белмәүчеләр юктыр. Рамил Равил улы 2007 елдан башлап районыбызның Эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Актаныш Эчке эшләр бүлегендә бик озак еллар Бәлиг булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Ания Ахунова чакыруы буенча инспекциягә килгән егет үз һөнәренең нечкәлекләренә өйрәнеп үз һөнәренең остасына әверелә. Хәзер ул Актаныш Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре җитәкчесе, майор.
— 9 ел балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор вазыйфасын башкардым. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр участок полициясе вәкиле булып эшлим. Чулпан белән бергә эшкә чыгып китәбез, иң беренче балаларны мәктәптә калдырабыз, эштән бергә кайтабыз. Эшебез- авыр. Шуңа күрә бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып эшлибез, яшибез, -ди Рамил Равил улы.
Чулпан Хәкимуллина исә тәртип сагы хезмәтенә ире артыннан 2020 елда аяк баса. Чулпан Булат кызы Сорау алу- Дознание бүлеге җитәкчесе.
-Безнең бүлекнең максаты- җинаять эшләрен тикшерү, җинаять эшен кузгату. Зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнәбез. Бүлектә ике хезмәткәр без, Марат Мөхәммәдиев белән бергә эшлибез. Шунысы урынлы борчу тудыра- 2023 елда урлашу, исерек килеш кабат руль артына утыручы очраклары артты. Мошенниклык чәчәк ата, райондашларыбызга я полициядән, я банктан дип шалтыратып, куркытып акча талау очраклары бзне бик борчый. Халкыбызга мондый алдарларга ышанмагыз, дип әйтәм.
— Чулпан, икегез дә җаваплы эштә хезмәт куясыз. Хатын-кызга полициядә эшләү авыр түгелме?
— Мин үземне башка бер һөнәрдә дә күрмим. Мәктәптә укыганда ук полициядә эшлисем килгән иде. Икең бер хезмәттә булуның авыр вакытлары да, җиңел чаклары да була. Тырышабыз, шушы эшкә алынганбыз икән, башка чарабыз юк. Матур итеп, аңлашып эшләргә кирәк. Җитәкчеләребез безне аңлый, хәлгә керә. Еш кына иртән һава тревогасы игълан ителә, өйрәнүләр үткәрелә. Андый чакта хезмәткәрләрнең барысына да бүлекчәгә килергә кирәк. Андый вакытта миңа әни кеше буларак балаларны мәктәпкә озатырга рөхсәт иттеләр.
— Кабат эшегезнең үзенчәлекләренә тукталыйк әле. Рамил Равилович, участок полициясе эше җиңелләрдән түгел. Бүген хезмәткәрләрегез җитәрлекме, халык нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
— Участок полициясе вәкиле нинди генә хәбәр керсә дә, беренче булып урынга чыга. Агач ауды дисәләр дә, кеше үтерделәр дигән хәбәргә дә безнекеләр реакция ясарга тиеш. Төп бурычыбыз- үз участогыңда халык белән аралашып профилактик эшләр алып бару, әлбәттә, җинаятьләрне булдырмау, кылынган җинаятьләрне ачу.
— Участок полициясе вәкиле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Иң беренче чиратта һәр кешене тыңлый, ишетә белергә кирәк. Халык зарыннан чыгып тиешле нәтиҗә ясау мөһим шарт. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Кайберәүләр үз приоритетларын законнан да өстен куярга тырыша. Мондый вакытта тыныч итеп закон таләпләренә туры китереп аңлату эшләрен алып барабыз.
Сүзгә Чулпан да кушыла:
- Безнең хезмәткәргә эмоциональ яктан тотрыклы, рухи һәм физик яктан көчле, грамоталы булу төп таләпләр итеп куела. Һәр кеше белән уртак тел таба белергә кирәк. Без психолог ролен дә башкарабыз. Җинаять эшләрен, ир белән хатын арасындагы вакыйгаларны тикшергәндә мин үземне психолог итеп хис итәм. Шул рәвешле конфликтларны җайга салам, күп гаиләләрне татулаштырганым бар.
-Хезмәтегез лаеклы бәяләнәме?
— Әйе, полиция хезмәткәре бүген тотрыклы керемгә ия. Әле хезмәт хакларыбыз 1 октябрьдән тагы артты, премияләр дә бирелә. Өстәмә түләүләр күләме елдан- ел арта.
— Эшкә керү белән кече лейтенант буласың, стаж җыйган саен званиеләр бирелә. Озак еллар эшләгән өчен хезмәт хакына өстәмәләр каралган,-дип Рамил дә хатынын хуплый.
— Бүген сезнең һөнәри бәйрәмегез. Бәйрәм көнендә дә сез тәртип сагында, райондашларыбызның иминлеген тәэмин итәсез. Эш көнегез ничек үтә?
— Көнебез гомуми җыелыш белән башланып китә. Анда тәүлек дәвамында кергән хәбәрләр буенча анализ ясала. Алдагы көннәргә бурычлар куела. Җитәкчебез Рәдиф Баһавиев турында да бары яхшы фикердә без. Ул эчке эшләр системасында бик озак эшләгән профессиональ җитәкче. Бөтен хезмәткәрне, бөтен кешене үтәли күрә. Һәрбер ситуациядә һәрбер эшчәнлеккә тирән анализ ясый, ахыргы нәтиҗәсен уйлап безгә көн дә дөрес юнәлеш күрсәтеп бара. Безгә аның ярдәме бик зур.
— Гимназиядә укучы улыгыз Камил белән кызыгыз Алина да сезнең юлны дәвам итәргә уйламыймы?
— Баларыбыз безнең һөнәрнең җиңел түгел икәнен аңлап үсәләр. Әле кайсы һөнәргә өстенлек биргәннәрен әйткәннәре юк.
-Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телибез!
— Рәхмәт үзегезгә! Форсаттан файдаланып барлык ветераннарны, коллегаларны Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Ветераннарга саулык, озын гомер телибез. Коллегалар белән бергә аңлашып, бердәм булып эшләп алдагы елларда да һөнәри бәйрәмебезне каршыларга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев