Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Район башлыгы Ленар Зарипов хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды

Бүген районыбызда зурлап, чын хезмәт кешеләрен хөрмәтләп Уңыш бәйрәме узды.

Авыл кешесенең көтеп алган Уңыш бәйрәмендә 450 гә якын фидакарь райондашыбыз төрле дәрәҗәдәге мактаулы бүләкләргә лаек булды.

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов  хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды.

"Ташкын" ҖЧҖ савымчысы Рәмилә Бәйрәмова

һәм "Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенең "Агрокөч" АҖ генераль директоры урынбасары Хәйдәр Нурымов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау кәгазе белән бүләкләнде.

"Чиялек" ҖЧҖ механизаторы Азат Шәехов, "Саф" ҖЧҖ тракторчысы Булат Шәрифҗанов, Нур Баян исемендәге ҖЧҖ механизаторы Айрат Мөфтиев, "Актаныш агрофирмасы ҖЧҖ авыл хуҗалыгы сәнәгате тракторчы-машинисты Нияз Гафуров Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы;

"Алга" ҖЧҖ савымчысы Әлфия Мәдиярова, "Нур" ҖЧҖ савымчысы Гөлсинә Хөсәеновага югары күрсәткечләргә ирешүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан республикасының Атказанган терлекчесе исеме бирелде.

"Ташкын" ҖЧҖ директоры Рәүхәт Салихҗановка, "Нигез" ҖЧҖ директоры Дамир Җәлиловка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

"Нур" ҖЧҖ бозау караучысы Гөлназ Фәттахова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Уңыш бәйрәме турында укыгыз:

УҢЫШ-2023: Бүген Актанышның иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Район башлыгы Ленар Зарипов хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды

Сезнең хезмәтегез республикабыз иминлеген тәэмин итә 

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Симәнә әзер, терлек азыгы җитәрлек, төп җир эшкәртү тәмам- Барысы да үзебезнекеләрнең хезмәте!

Сокланыгыз авыл кешесенә! (исемлек һәм фотолар)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нур хужалыгыннан Хусаенова Голсинэ Нэсим кызын ихлас котлыйм.Унышлар,сэламэтлек,гаилэ иминлеге,улларынында СВОдан исэн сау урап кайтып эти,энилэрен шатландырып яшэргэ насыйп итсен.40ел белэм аларны бик тырыш ,ихлас гаилэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэйдэр Ядькэровичкада сэламэтлек,гаилэ иминлеге,хезмэтендэ унышлар,иминлек,яна урлэр яуларга хэерле,бэрэкэтле гомерлэр насыйп булсын.