Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган райондашыбыз 90 яшьлек юбилеен каршылады

Иске Байсар хастаханәсендә озак еллар эшләгән хезмәт ветераны Зәкия Ханнановага 90 яшь.

Иске Байсар хастаханәсендә озак еллар эшләгән хезмәт ветераны Зәкия Хәлиулла кызы юбилеен билгеләп үтте. 

Аны Россия Президенты һәм Актаныш районы башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котларга килде һәм җитәкчеләрнең тәбрикләү хатларын тапшырды. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров та озын гомерле, хөрмәтле авылдашына изге теләкләрен җиткерде. 

Зәкия Хәлиулла кызы бөтен гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, хастаханәнең туберкулез авырулары бүлегендә дә эшләгән. халык сәламәтлеген кайгыртуда лаеклы өлешен кертә.  Кияүгә чыккач, Зәкия апа авылда яшәп кала һәм хәзер балалары, оныклары кайгыртуында гомер кичерә.

Зәкия Хәлиулла кызын юбилее белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев