Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Бүген Казанда республиканың ЗАГС системасының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе йомгаклау коллегиясендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча мөһим эшкә сизелерлек өлеш кертүчеләрне котладылар. Бүләкләнүчеләр арасында-районыбызның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева да бар. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева аңа «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Гөлфинә Баян кызы үзен компетентлы, җаваплы җитәкче итеп күрсәткән, гомерен районыбызга багышлаган абруйлы шәхес. Ул үз эшен тирәнтен белүе, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, хезмәттәшләренә һәм ЗАГСка мөрәҗәгать итүчеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы белән хөрмәт казанды.

Гөлфинә Баян кызын чын күңелдән олы һәм лаеклы бүләге белән котлыйбыз!

Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа һөнәри уңышлар телибез. Сезнең мөһим һәм кирәкле эшегез киләчәктә дә кешеләргә шатлык, канәгатьлек хисе бүләк итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев