Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

2024 елга йолдызлар нәрсәгә игътибар итәргә киңәш бирә

Кемдер үзенең тормышын кардиналь рәвештә үзгәртәчәк, ә кемнедер моңа шартлар мәҗбүр итәчәк.

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Апрель аенда җәмгыятьтә үзегезне ничек күрсәтүегезгә карап дәрәҗәгез артыр. Август мәхәббәт алып килер. Ноябрь-декабрь айларында финанслар белән бәйле ниндидер хәл ителмәгән мәсьәләләр калкып чыгарга мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Апрель аенда үзегезнең эмоциональ халәтегезгә, августта күчемсез милек буенча килешү төзү мәсьәләләренә, ноябрьдән декабрьгә кадәр партнерларыгызга, хәләл җефетләрегезгә, сөяркәләрегезгә, эшлекле партнерларыгызга игътибар итегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләргә сынаулар якын туганнары аша киләчәк. Июнь аенда әти-әниегезгә, туганнарыгызга яки апа-сеңелләрегезгә ниндидер проблемаларны хәл итүдә сезнең ярдәмегез кирәк булырга мөмкин. Ноябрь-декабрьдә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кыслалар вәзгыятькә яраклаша белсә, март аенда яхшы гына акча эшли алачак. Май аенда карьерада җитди үсеш, эш вазыйфасында күтәрелеш яки эш урынын алыштыру көтә. Декабрьдә бәби алып кайту шатлыгы өстәләчәк.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Арысланнар өчен сөенечләр елы. Үзләренең үҗәтлеге һәм дисциплина яратулары аркасында элек ирешә алмаган максатларына ирешә алачаклар. Ә менә февральдә барлык мөнәсәбәтләр дә ныклыкка тикшерү узачак. Май аенда документ эшләренә игътибарлы булырга киңәш ителә.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызларны апрельдән майга кадәр сәламәтлек мәсьәләләрендә сынаулар көтә. Үз халәтегезгә игътибарлырак булырга, сәламәтлегегезне кайгыртырга киңәш ителә. Мартта эш-мәшәкатьләр күп булачак, аларны хәл итү өчен күп көч һәм вакыт таләп ителәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Финанслар белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итү өчен искиткеч ел. Февральдә өстәмә хезмәт хакы чыганаклары булачак. Апрельдә ялгыз Үлчәүләр гаилә корыр, аерылу алдында торган гаиләләр узара бер уртак фикергә килер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Майга кадәр Чаяннар тормышына үзгәрешләр кертергә карар кыла. Кемдер эшен алыштырачак, кемдер квалификациясен күтәрәчәк, аттестация курслары узачак яки яңа проект башлап җибәрәчәк. Аларның социаль статусларын үстерү мөмкинлекләре дә булачак.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылар апрельдән башлап үзләрендә таулар күчерердәй көч тоячаклар, үзләрен максатларына ирешергә сәләтле итеп хис итәчәкләр. Бу аларга ел буе эшли алмаганны бер-ике атнада башкарып чыгарга өтәргеч бирәчәк. Ноябрьдә акча мошенникларыннан сак булырга киңәш ителә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү яки башка җиргә күченү мөмкинлеге зур булачак. Инвестицияләр белән сак булырга кирәк, йолдызлар куркыныч турында кисәтә. Аларга карарларны тизрәк кабул итәргә өйрәнергә туры киләчәк. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Майдан соң эш белән бәйле проблемаларны хәл итү мөмкинлеге туачак. Җитәкчелекнең ярдәменә һәм хуплавына ышана аласыз. Күптән эшегезне алыштырырга теләгән булсагыз, яңа вариантлар табу өчен иң яхшы вакыт июнь башы. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар үсешкә ярдәм итми яки аяк чала торган барлык артык нәрсәләрдән арыначак. Аларның тормышыннан токсик кеше яки хәтта кешеләр төркеме китәчәк. Кемдер үзенең тормышын кардиналь рәвештә үзгәртәчәк, ә кемнедер моңа шартлар мәҗбүр итәчәк. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев