Агымдагы елның августыннан Татарстанда 2023 елда эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.
Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар
кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.
Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак
булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь артым өч пенсия коэффициентын
тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының (ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан
өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып
алырга мөмкин.
Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да
автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен
беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган
күләмдә стандарт график буенча күчереләчәк.
_______________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев