Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Яңа елдан Татарстанда минималь хезмәт хакы арта

Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек.

 

 

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22020 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетының 100 проценты кадәр була. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул республикада өч яклы килешү гамәлдә булуын искәртте — «эш бирүче, хөкүмәт, хезмәткәр исеменнән профсоюз минималь хезмәт хакы турында килешә». «Бюджеттан тыш сектор өчен – бюджеттан тыш эш бирүчеләр өчен мәҗбүри булганы – ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 22020 сум», – дип төгәллек кертте министр.

«Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек. Без республикада беренче тапкыр минималь куллану бюджетын һәм минималь хезмәт хакын тигезләүгә килдек», – диде Зарипова.

Ул шулай ук уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат китерде. Бу елның тугыз аенда Татарстан буенча ул 59223 сум тәшкил иткән. «Республика хезмәткә түләү дәрәҗәсе ягыннан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарның берсен биләп тора», – дип йомгаклады министр.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка — 19 242 сумга кадәр артачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев