Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Яратырга һәм яраттырырга курыкмагыз: йолдызнамә (13-20 декабрь)

Карьера мәсьәләсе икенче планга күчәргә, аның урынына шәхси тормыш чыгарга мөмкин. Ялларда туганнарыгыз белән аралашуга күбрәк вакыт һәм көч бирергә туры киләчәк.

​​​​​

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезгә үзегез кебек үк кешеләр белән аралашуда кыенлыклар барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә сезгә телевизор каршында утыру белән канәгатьләнергә туры килер ахрысы.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Ниндидер зур булмаган үзгәрешнең бәреп керүе тормышыгыздагы гадәти ритмны бозарга мөмкин. Тыныч булырга тырышыгыз, чөнки озакламый үзегез дә, ярый шулай булган әле, диячәксез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләр гомум игътибар үзәгенә әверелергә мөмкин. Тик сезнең өстән шаяртсалар үпкәләмәгез, бу начарлык белән түгел, бары тик сезне яратып кына. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бүләкләр бирү, алган кебек үк, күңелле, диләр. Бәлки, сезгә моны тагын бер кат гамәлдә тикшерергә туры килер. Бүләк сайлаганда арзанлысын сайламагыз, кунак ашы – кара-каршы, дигән гыйбарәне онытмагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Кышкы каникулларга планнар төзү өчен яхшы вакыт. Файдалы тәкъдимнәргә сак карагыз, беренче карашка бик кызыктыргыч күренсәләр дә, нәтиҗәсе сез теләгәнчә булмаска мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез, проблемаларны актык көчегезне куеп хәл итәргәме яки барлык эшләрегезне туктатып, авырлыклар үзеннән-үзе беткәнче көтеп торыргамы, дигән сайлау алдында калырга туры киләчәк. Йолдызлар сезгә икенчесен сайларга киңәш итә.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Карьера мәсьәләсе икенче планга күчәргә, аның урынына шәхси тормыш чыгарга мөмкин. Ялларда туганнарыгыз белән аралашуга күбрәк вакыт һәм көч бирергә туры киләчәк.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзегезнең интуициягезгә ышанып, йөрәгегезне тыңласагыз, буталчык хәлләрне тиз һәм җиңел хәл итәрсез, бердәнбер дөрес карарга килерсез. Яратырга һәм яраттырырга курыкмагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сез аңлы рәвештә төрле авантюраларда катнашырга омтылырсыз. Бу куркыныч адым өметегезне аклармы-юкмы, анысы билгесез, әмма онытылмас кичерешләр өермәсе бөтереп алачагы шиксез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Төптән уйлап эшләү карьерагыз файдасына булачак. Традицион булмаган алым сезгә иҗади бурычларны хәл иткәндә ярдәм итәчәк. Ә менә агым уңаена йөзү - сезнең вариант түгел. Ял көннәрендә өйдәгеләр өчен ниндидер гадәти булмаган сюрприз әзерләгез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Рухи үсеш өчен уңай чор. Әлегә инициатива күрсәтүдән тыелып торыгыз, җитәкчелек белән элемтәдән качыгыз. Эш бурычларыгызны төгәл билгеләргә тырышыгыз. Сезнең аркада интригалар булырга мөмкин. Ялларда үзегезгә кечкенә генә бәйрәм ясагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Атналык планнарыгызны билгеләргә һәм аларга төгәл үтәргә тырышыгыз. Идеяләрегезне  тормышка ашыру мөмкинме-юкмы икәнлегенә критик күзлектән карагыз. Балаларыгызга күбрәк игътибар бирегез. Чын күңелдән сөйләшегез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев