Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Каникулларга планнар төзергә вакыт: 20-27 декабрьгә йолдызнамә

Тынычланыгыз - сезгә кичекмәстән апатия хәленнән котылырга кирәк.

Каникулларга планнар төзергә вакыт: 20-27 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Фикерләрегезне һәм хисләрегезне тәртипкә китерегез һәм алдагы бәйрәмнәргә әзерләнегез. Үзегезне карагыз, эмоциональ халәтегезне рәткә китерегез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында онытмагыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада мавыктыргыч сәфәрләр, хәтта маҗаралы сәяхәтләр дә булырга мөмкин. Өстегезгә артык эш өймәскә тырышыгыз. Кайбер кешеләрнең сезгә карата булган мөнәсәбәте сезне аптырашта калдырырга мөмкин.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезне гармония, мәхәббәт һәм шатлык көтә. Хыялларыгыз тормышка аша. Абруегызны   күтәрү, хәтта бик аз сүзле кешеләр белән дә уртак тел табу өмете барлыкка киләчәк. Эштә сезгә максималь уңайлы эш графигы тәкъдим итәчәкләр. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эш һәм мәшәкатьләрегезне кичектермәскә, ә аларны тизрәк тәмамларга тырышыгыз. Теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен партнерларның мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга кирәк. Килешүләр төзү һәм яңа эш эзләү өчен уңайлы вакыт. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Әйләнә-тирәдәгеләрнең кыланышлары ошап җитмәсә дә, вәзгыятьне катлауландырмас өчен әдәпле булырга, дипломатлык сакларга тырышыгыз. Кешеләр белән уртак тел таба белү табыш китерергә мөмкин. Яңа мөмкинлекләр эзләү турында уйлагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең бурыч - үз эшегезне намус белән башкару. Игътибарыгызны төп мәсьәләгә юнәлтү мөһим. Гаиләдә бәхәсләр һәм каршылыклар булырга мөмкин, җайларыннан гына торырга тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Ел ахырында тырышып эшләсәгез, һөнәри уңышыгыз сезгә кышкы каникулларда яхшы ял итү мөмкинлеге бирәчәк. Мораль канәгатьләнү турында әйтеп тә торасы юк. Өйдә уңайлыклар тудырырга тырышыгыз, өй җыештыруга һәм бәйрәмгә әзерләнүгә вакыт табыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Көчегезне дөрес чамаларга өйрәнсәгез, бик күп нәрсәгә ирешә алырсыз. Хезмәттәшләрегез сезнең алыштыргысыз белгеч икәнегезне аңларлар. Уңышка ирешүгә һөҗүм тактикасы ярдәм итәчәк. Шәхси тормышыгыз турында онытмагыз, назлы сүзләр әйтергә курыкмагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Проектларыгызны тормышка ашыру өчен союздашлар таба алачаксыз. Тәнкыйтьне тыныч кабул итегез, бу хаталарны вакытында төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Кабынып китә торган гадәтегезне бетерегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бик ялыктыргыч һәм ыгы-зыгылы дүшәмбедән соң, йокыгыз туйгач, яңа көчләр белән җиң сызганып эшкә керешерсез. Сезгә күңелле кешеләр белән аралашырга кирәк. Үзегезнең бай тормыш тәҗрибәгезне файдаланыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Вәзгыять яхшы якка үзгәрә. Каникулларга планнар төзергә вакыт. Үзегезнең иҗади потенциалыгызны исегезгә төшерегез, биегез, җырлагыз, рәсем ясагыз. Аралашуга күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз. Яңа ел алды корпоративында рәхәтләнеп ял итегез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Тынычланыгыз - сезгә кичекмәстән апатия хәленнән котылырга кирәк. Бу атнада сезгә беркем дә ял бирмәячәк. Кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырмагыз, азрак сөйләп, күбрәк эшләгез. Яман кешеләр сезнең тәгәрмәчегезгә таяк тыгарга тырышырга мөмкин, уяулык күрсәтегез. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев