Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Киләчәктә керем китерәчәк: 29 декабрь - 5 гыйнвар йолдызнамә

Бәлки, сезгә аралашу даирәсен үзгәртергә һәм Яңа елны яңа компаниядә каршы алырга кирәктер.

 

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Үзегезне дөньяга күрсәтергә вакыт. Югары үрләргә омтылыгыз, яңа офыкларны яулагыз. Күпсанлы танышулардан һәм кунакка яки очрашуларга чакырулардан курыкмагыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яңа казанышлар һәм технологияләрне эштә куллану күптән хыялланган нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Өегездә тәртип урнаштырыгыз, соңга калып булса да чыршы бизәргә онытмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Һөнәри өлкәдә карьера үсеше көтә, үзегезнең хыялыгызда йөрткән эш тәкъдим итәчәкләр. Җитәкчегезгә алга таба планнарыгызны һәм теләкләрегезне әйтергә онытмагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезгә киеренке эш ритмын киметергә һәм бәйрәмгә әзерлек белән шөгыльләнергә кирәк. Әллә кайчаннан хыялланып та, мөмкинлегегез булмаганлыктан гел кичектереп килгән эшне җиңел генә башкарып чыгарсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Конфликтлардан һәм аңлашылмаучанлыклардан качарга тырышыгыз. Нинди дә булса башлангычлардагы уңышсызлыклар бу проектлардан баш тарту яхшырак булуын дәлилләячәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Яңа ел алдыннан күпчелек теләкләрегез тымсымлы таяк ярдәмендәгедәй тиз һәм җиңел тормышка ашар. Вакытыгызны буш сүзгә әрәм итмәгез, тылсым хикмәтеннән файдаланып калырга тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бик күңелле хәбәрләр алырсыз. Атна ахырында ял итү һәм Яңа елны кызыклы урында һәм яхшы компаниядә каршы алу өчен сәяхәткә барырга туры килер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Мөһим килешүләр төзү өчен яхшы вакыт. Элекке җитәкчегездән бик отышлы тәкъдим килеп ирешер һәм, бәлки, иске эш урынына кире кайтырсыз, ләкин күпкә зуррак хезмәт хакы түләү шарты белән.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең өчен мөһим булган идеяне тормышка ашыра башлау мөмкинлеге туачак. Игътибарыгызны бәйрәмгә әзерләнүгә юнәлтү өчен барлык эшләрегезне тизрәк тәмамларга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Элемтәләр һәм очрашулар күп вакытыгызны алачак, әмма киләчәктә керем китерәчәк. Дусларыгызның һәм танышларыгызның үтенечләрен үтәүдән баш тартмавыгыз хәерлерәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бәлки, сезгә аралашу даирәсен үзгәртергә һәм Яңа елны яңа компаниядә каршы алырга кирәктер. Планнарыгызда җитди үзгәрешләр булырга мөмкин. Чыршы астыннан гадәти булмаган бүләкләр табу ихтималы бар.

Балык (19 февраль – 20 март)
Дусларыгызның Яңа елны көтелмәгән урында каршы алырга яки карнавал оештырырга чакыруыннан баш тартмагыз. Сезнең әле барысына да әзерләнергә вакытыгыз бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев