Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Көтелмәгән чыгымнар килеп чыгарга мөмкин: йолдызнамә (14-21 июнь)

Астрологлар һәр знакка фаразлар әзерләгәннәр. Алар белән бергәләп танышыйк!

Ачуы ташыганын сиздермәскә тырышып йөргәннәрнең дә сабыр канатлары сынуы ихтимал. Эшне зурга җибәрмәс өчен, мөмкин кадәр тыныч булырга, фикерегезне үпкәләтмәслек итеп әйтергә тырышыгыз. 

Кучкар (21 март — 20 апрель). Үзгәрешләр атнасы. Ул шәхси тормышка гына түгел, тышкы кыяфәттә дә чагылачак. Керем алу өчен бөтен булган мөмкинлекләрегезне һәм белемнәрегезне файдаланырга тырышыгыз. Уңышларыгызга бөтенесе дә шаккатачак.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Көтелмәгән чыгымнар килеп чыгарга мөмкин. Проблемалар бик тиз һәм җайлы гына хәл дә ителәчәк. Яшәү урынын алмаштырырга хыялланучыларның теләге чынга ашарга мөмкин.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Эшкә батыр булыгыз, булдыра алырмынмы-юкмы дип курыкмагыз. Бәхет көтмәгән җирдә сагалап торачак. Бу атнада ерак юлга чыгуны кичектереп тору хәерлерәк, дип киңәш итә йолдызлар.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Авызыгызны чамалап ачмау аркасында авыр хәлдә калуыгыз ихтимал, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Ял йортына барыр өчен менә дигән вакыт. Ялгызлар язмышларында матур эз калдыра торган кеше белән танышыр сыман. Ул кеше сезнең гомерлек ярыгыз булып куюы да ихтимал. 

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Акчагызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез, кисәк кенә акча кирәк булып куюы бар. Гомумән, атнаны үзегезгә багышласагыз, көннәрегезне мөмкин булганча тынычлыкта уздырсагыз яхшырак булыр. Күңелегезне борчыган сорауларга җавап табарсыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь). Гаиләдә зур сөйләшү көтелә. Узара уртак тел таба алмасагыз, бәхәс бик озакка сузылырга да мөмкин. Көнкүреш җиһазлары белән сак булыгыз. Пешү, егылу куркынычы зур. 

Сукояр (21 январь — 18 февраль). Ачуы ташыганын сиздермәскә тырышып йөргәннәрнең дә сабыр канатлары сынуы ихтимал. Эшне зурга җибәрмәс өчен, мөмкин кадәр тыныч булырга, фикерегезне үпкәләтмәслек итеп әйтергә тырышыгыз.

Балык (19 февраль — 20 март). Бу атнада хайран гына саллы күләмдә акча керү ихтималы зур. Акчагызны әрәм-шәрәм итмичә, саклык кассасына салып куйсагыз, бик аз вакыт аралыгыннан соң, күчемсез милек алу бәхетенә ирешергә мөмкинсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев