МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Көндәлек ризыкка әверелде
Сырниклар әкренләп инде көндәлек пешерә торган ризыкка әйләнде. Һәркем аны үзенчә төрләндерә ала, ингредиентлар куша. Моның өчен суыткычта булган гап-гади генә азык-төлек кирәк булыр.
Тиз генә, кунаклар килеп кергән очракта да бик җайлы. 1 бананны чәнечке(вилка) белән изгәлисез, 1 пачка эремчекне (сөзгеч аша изеп чыгарсагыз, камырыгыз йомшак булсынга),1 йомырка, чамалап кына тоз, 3 аш кашыгы рис оны салып, йомшак камыр басасыз. Түгәрәкләр ясап, майлы табада ике ягын да, кызарганчы пешерәсез. Янына каймак, кайнатма, джем салып чәй табынына кую мөмкин.
Табыннарыгыз могҗизалы, мул сый-нигъмәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев