Пенсия кайчан киләчәк?
Социаль фондның төбәк буенча бүлегендә бу хәлгә ачыклык керттеләр.

3 гыйнвардан пенсия алучылар пенсия ала башлаячак, дип искәрттеләр Социаль фондның төбәк буенча бүлегендә.
«2024 елның гыйнварында республикада пенсияләрне китерү гадәти график буенча үзгәрешсез башкарылачак: почта элемтәсе оешмалары тарафыннан — 3 гыйнвардан башлап; кредит оешмалары аша — 12 гыйнвардан», — дип белдерделәр бүлекчәнең матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев