Сезне сәяхәт көтә: 2-9 августка йолдызнамә
Кәефегезнең артык сентименталь чагы. Шул сәбәпле, артык шат күңелле танышларыгыздан ераграк йөрсәгез яхшырак булыр.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Сезгә сүзләргә түгел, саннарга гына ышанырга кирәк. Анда да барысына да түгел. Мәсәлән, автобуска утырганчы, ул сезгә кирәкле якка барамы, дип сорарга киңәш ителә.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Акча мәсьәләсе белән бәйле эшләрне хәл итү бик җиңел биреләчәк. Ләкин бу акчагызны уңга-сулга туздырырга кирәк дигән сүз түгел. Сезгә акча җыя башларга кирәк.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Беркем каршында да акланмагыз. Әгәр сезне тыңларга теләмиләр икән — аңлатып тормагыз, үзегез теләгәнчә эшләгез. Яки ул эшне бүтән көнгә калдырыгыз.
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Үзегез эшли алганны башкаларга эшләргә рөхсәт итмәгез. Бик үк яхшы килеп чыкмаса, борчылмагыз. Башкалар да сездән яхшырак эшләмәс иде.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Сез кайберәүләр уйлаганга караганда, күбрәк сиземләргә сәләтле. Шикләнгән кешегезгә сорауларыгызны бирегез һәм аның ничек итеп боргалануын карагыз. Сезне кәкре каенга терәргә тырышалар бугай.
Кыз 24 август — 23 сентябрь
Булганына шөкер итә белегез. Әгәр булганны бәяли белмисез икән, мөгаен, моңа лаек түгелдер. Мәхәббәт, сәламәтлек һәм гаиләнең бәясе юк. Иң зур байлык шулар.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Ихлас булуга караганда, әдәпле булып «кылануыгыз» яхшырак булыр. Гаделлегегез һәм маңгай тирегез бәяләнмәс. Шуңа беренче урынга үзегезне куегыз.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Сезгә күптән «тузан җыеп яткан» эшләрегезгә тотынырга кирәк. Ә игътибарыгызны гел кирәкмәгән нәрсәләргә юнәлтәсез. Ихтыяр көчегезне туплагыз да, алга, әйдә!
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Теләсәгез-теләмәсәгез дә, сез атна буе гомуми игътибар үзәгендә булачаксыз. Моннан качып котылып булмаячак, сабыр итәргә туры киләчәк. Ә иң яхшысы — моннан үзегезгә файда алып калу.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Алдашырга һәм «тилегә салышырга» хәтта бик җитди сәбәпләрегез булса да, моның белән шөгыльләнмәгез. Барыбер барып чыкмаячак. Күңелегезгә ошаган кешеләр белән аралашуыгыз яхшырак булыр.
Сукояр (21 январь — 18 февраль)
Сезне сәяхәт көтә. Ул сезнең өчен бик әһәмиятле булачак. Аннан сез илһам һәм яшәү дәрте төяп кайтачаксыз. Юлдашларыгызга игътибарлы булыгыз.
Балык (19 февраль — 20 март)
Кәефегезнең артык сентименталь чагы. Шул сәбәпле, артык шат күңелле танышларыгыздан ераграк йөрсәгез яхшырак булыр. Кәефегезне төшермәсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев