Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Сезнең бурыч – артыгын сөйләшмәскә: 10-17 гыйнварга йолдызнамә

Сезгә бик күп көч түгәргә, төзегән планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк.

 

Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарларның эшләре шундый күп була ки, ял итәргә дә вакытлары калмаячак. Бу хәл җомгага кадәр сузылачак. Аннан җиңел сулыш ала аласыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үгезбозауларны, алга таба нәрсә эшләргә, нинди карар кабул итәргә кирәклегенә ачыклык кертә торган, берничә вакыйга  көтә. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Атна уртасында килеп чыккан проблемалар өчен баш ватмагыз, алар сездән башка да хәл ителәчәк. Сезнең бурыч – хисләргә бирелмәскә, артыгын сөйләшмәскә һәм... эшләмәскә. 

Кысла ( 22 июнь-22 июль) 
Таныш һәм таныш булмаган кешеләрдә үзегез турында яхшы фикер тудырырга тырышыгыз. Шул рәвешле үз алдыгызга куйган максатларыгызга җиңел генә ирешә алырсыз. 

Арыслан ( 23 июль-23 август) 
Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә, әле тагын туган-тумачаның проблемаларын да хәл итәргә туры киләчәк. Сезнең колакка пышылдаган сүзләрнең илле процентына гына ышаныгыз.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь) 
Күптән түләнмәгән бурычыгыздан котылырсыз. Озакка сузылган юридик бәхәскә нокта куелачак. Кешегә булышудан курыкмагыз, үзегезгә дә файдасы тиячәк. 

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь) 
Планнарыгыз бозылганга ачуыгыз килсә дә, мәсьәләнең сезнең файдага хәл ителүе кәефегезне күтәреп җибәрер. Тынычланыр өчен күңелегезгә ошаган шөгыль табыгыз. 

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь) 
Ялкау Чаяннарны күңелсезлекләр көтә. Финанс югалтулары ихтимал. Акчагызны чыгарып салганчы хәзерге вакытта ул әйбер кирәкме сезгә, юкмы икәнен кат-кат уйлагыз. 

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь) 
Авырлыктан куркып, артка чигенмәүче Укчыларны карьера үсеше көтә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне бетерү тулысынча Укчыларның үзләреннән тора. 

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар) 
Өстенлекләрне һәм максатларны дөрес билгеләсәгез, берьюлы төрле юнәлештә уңышка ирешә алырсыз. Моның өчен сезгә ашыгырга да, кабаланырга да кирәкмәячәк. 

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль) 
Бу атнада ниндидер мөһим проблеманы хәл итү максатын куйгансыз икән, җиңел генә башкарып чыгам дип уйлап, ялгышасыз. Сезгә бик күп көч түгәргә, төзегән планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк. 

Балык ( 19 февраль- 20 март) 
Ыгы-ызыгылы булса да, бик кызыклы һәм нәтиҗәле атна. Тормышын кардиналь рәвештә үзгәртергә теләгән Балыкларга йолдызлар үзләре ярдәм итәр. 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/seznen-buryc-artygyn-soilasmaska-10-17-gyinvarga-ioldyznama

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев