Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Тиздән кайбер пенсия алучыларның акчасы артачак

Дәүләт Думасы депутатлары 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм 1 группа инвалидлар өчен пенсиягә 1200 сум күләмендә айлык өстәмәне күздә тоткан төзәтмәне икенче укылышта хуплаган.

 

Өстәмә керем чыганагы пенсионерларның матди хәлен яхшырту максатында булдырылган. Ул, инфляция шартларында бәясен югалтмас өчен, даими рәвештә индексацияләнәчәк. Өстәмә түләү автомат рәвештә билгеләнә. Пенсионерларга моның өчен гариза тапшырырга яки өстәмә процедуралар узарга кирәк булмаячак, дигән сүз. Ул төп пенсия белән бергә биреләчәк.

Моннан тыш өстәмә, илнең төрле төбәкләрендә яшәү үзенчәлекләреннән чыгып, район коэффициентына арттырылачак. Хәзер документны өченче укылышта карап тикшерү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев