Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Актанышның фотосессия өчен иң матур урыннарын барлыйбыз!

Кече ватаныбыз- Актанышны шушы изге туфракта туып-үскәннәр генә түгел, язмыш кушуы буенча безгә килеп төпләнгән халык та бик ярата, якын итә. Шундыйларның берсе- район үзәк хастаханәсе табибәсе Эльвира Зәбирова.

Эльвира Юнир кызы Актаныш үзәк хастаханәсендә 2017 елдан бирле эшли. Актанышка гаиләсе белән килеп төпләнгәннән соң уллары дөньяга килә.

-Актанышны бик яратабыз, аның бар җире дә чиста, пөхтә, каралган, тәртиптә! Кичләрен балалар белән прогулкага чыгабыз. Без генә түгел, башка докторлар да Актанышны бик яраталар, авыр эш көненнән соң саф һавада көч җыярга, ял итәргә, йөрергә чыгалар-, ди Эльвира ханым. 

Табибәнең беренче сыйныфта укучы кызы һәм «Ромашка» балалар бакчасына йөрүче улы да әниләренә охшап Актанышның гүзәл табигатенә карап хозурланалар, ял итәләр. Фотосурәткә дә бик теләп төшәләр. Әле күптән түгел майның кояшлы, матур көннәрен тарихка теркәп калдырдылар. Иске Идел ял паркында, Мәдәният паркында булдылар. Агыйдел елгасындагы паром тирәләренә барып килделәр, пар аккошларның мәгърурлыгына сокландылар. Әлбәттә, бәхетле мизгелләрнең барысы да фотосурәтләрдә саклана, аларга карагач, янә күңелләр күтәрелә, иреннәргә елмаю куна. Бәхетле кешеләр янында үзеңә дә рәхәт, күзгә күренмәс дулкыннар безне үзенә бөтереп ала, яшәүнең, тормышның никадәр олы байлык икәнен аңлап сөенәсең, көнең дә, эшең дә уңышлы үтә.

Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк әле, анда күпме матурлык, байлык, муллык. Кыш дисәк, кышыбыз рәхәт, яз килсә, языбыз чәчәкле, гөлле. Ә җәйне, җәйне инде әйтәсе дә юк! Актаныштагы кебек урманнар, болыннар, Агыйделләр, Сөн-Биҗадылар тагын кайда бар микән? Алтын көзләрдә башаклар тулышканда төшкән фотосурәтләр дә бик матур килеп чыга. Ә сез Актанышның кайсы урыннарында фотога төшәргә яратасыз? Үзебезнең искиткеч табигатебезне күрергә, сокланырга, тормышыбызга рәхмәтле булырга вакыт табасызмы, кадерле дуслар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев