Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Хуш киләсең, Сабантуй: Иске Богады авылында бәйрәм бүләге җыйдылар

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә атала, төрлечә сакланып калган. Күркәм гадәт буенча Иске Богады җирлегенә караган авылларда җигүле ат белән урамнар аша узып Сабантуйга бүләк җыйдылар.

Сабантуена санаулы көннәр калып бара.Ә милли бәйрәмебез инде башланды дияргә була, Сабантуйны каршы алу йолаларының  берсе- бүләк җыю авылларыбызга бәйрәм рухы бүләк итте. 
 

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә атала, төрлечә сакланып калган.  Күркәм гадәт буенча Иске Богады җирлегенә караган авылларда җигүле ат белән урамнар аша узып Сабантуйга бүләк җыйдылар. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.  Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.

Милли бәйрәмебез 8 июнь көнне Иске Богады авылында, ел саен үтә торган мәйданда була.  Бәйрәмгә рәхим итегез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев