Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Тәкмәк авылында яшәүче Нәсиха Госсамованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Хөрмәтле тыл ветераны Нәсиха Фазлый кызы!

Сезне чын күңелдән районыбызның озын гомерлеләр сафын тулыландырып 90 шьлек юбилеегызны исән-сау каршылавыгыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык, күнел тынычлыгы, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычлары, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез! Туган көннәрегез мөбарәк булсын! 

Юбилярыбызны туган көне, матур, күркәм бәйрәме белән котларга Актаныш муниципаль районы хакимияте вәкилләре дә килде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева Нәсиха Госсамовага Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Шулай ук мәртәбәле юбилярга  районыбыз башлыгы Ленар Зарипов та үзенең тәбрикләү хатын, бүләкләрен җибәргән.

Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов  авылдашын ихластан бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев