Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Татар Суыксуы авылында яшәүче Фәния Солтановага 90 яшь!

Татар Суыксуы авылында яшәүче Фәния Шаһимәрдән кызы Солтанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның бөтен тормышы-туган авылына фидакарь хезмәт, ныклы гаилә кору һәм җирдә намуслы хезмәт итү үрнәге.

Фәния әби ире Тавис абый белән ныклы гаилә корып, биш бала үстергәннәр, һәркайсына үз юлын табарга булышканнар. Икесе дә гомер буе авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куеп, туган ягыбыз үсешенә үз өлешләрен керткән намуслы кешеләр.

.

Юбилярны котларга район хакимияте вәкиле Алиса Корбангалина да килгән иде. Ул Фәния апага район башлыгы Ленар Зариповның котлауларын җиткерде һәм сәламәтлек, иминлек, бәхетләр теләп туган көнчебезне тәбрик итте.  Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да Фәния Шаһимәрдән кызына изге теләкләр әйтте.

Чын күңелдән барлык котлауларга кушылабыз! Исәнлек-саулык сезгә, хөрмәтле Фәния Шаһимәрдән кызы, якыннарыгызның һәм яраткан гаиләгезнең күңел җылысын, игътибарын тоеп озак яшәгез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев