Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

17 команда арасындаАктаныш районы җыелма командасы II урынга ия булды

Татар-башкорт көрәше буенча яшүсмерләр арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган XII Бөтенроссия турниры Әлмәт шәһәрендә 11 март көнне узды. Ярышларда Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 17 команда, барлыгы 200дән артык көрәшче бил алышты. Нәтиҗәдә, командалар арасында Актаныш районы җыелма командасы II урынга ия булды. Беренчелек,...

Татар-башкорт көрәше буенча яшүсмерләр арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган XII Бөтенроссия турниры Әлмәт шәһәрендә 11 март көнне узды.
Ярышларда Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 17 команда, барлыгы 200дән артык көрәшче бил алышты. Нәтиҗәдә, командалар арасында Актаныш районы җыелма командасы II урынга ия булды. Беренчелек, узган елдагыча, Әлмәт командасында, III урынны Азнакай районы көрәшчеләре алды.
Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән үз авырлык үлчәүләрендә Заһит Шәйхәйдәров - I, Муса Әнвәров, Илнур Сафиуллин, Рәфил Галиев - II, Галинур Харисов, Ирек Нурморатов, Раббани Нургалиев, Денис Муллахмәтов III урынны яуладылар. Остазлары - Раил Сираев, Илфир Әнвәров, Айгиз Бикмөхәммәтов, Ришат Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев