Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

200дән артык кеше старт алды

Бөтен Рәсәйне чаңгыга бастырган массакүләм спорт чарасына районда аз кеше битараф кала. Быел да, гадәттәгечә, Бүләк чаңгы трассасында оештырылган "Россия чаңгы юлы - 2014" чарасында төрле яшьтәге 200дән артык кеше старт алды. Хакыйкатьтә исә катнашучыларның саны күпкә артык иде. Чөнки күпләр үз көчләрен сынарга дип түгел, ә иң әүвәл спорт...

Бөтен Рәсәйне чаңгыга бастырган массакүләм спорт чарасына районда аз кеше битараф кала. Быел да, гадәттәгечә, Бүләк чаңгы трассасында оештырылган "Россия чаңгы юлы - 2014" чарасында төрле яшьтәге 200дән артык кеше старт алды.
Хакыйкатьтә исә катнашучыларның саны күпкә артык иде. Чөнки күпләр үз көчләрен сынарга дип түгел, ә иң әүвәл спорт һәм сәламәтлек бәйрәмендә катнашу нияте белән килгән иделәр. Спортчыларны "Бердәм Россия" фиркасенең "яшь гвардиячеләре" үз концерт-тамашалары белән каршы алды.
Тәүгеләрдән булып старт сызыгыннан "Алтынчәч" балалар бакчасына йөрүче нәниләр кузгалды. Кечкенәләр арасында кызлардан беренче булып финиш сызыгын 5 санлы балалар бакчасында ("Кояшкай") тәрбияләнүче Зилия Рамазанова килде. Малайлар арасында исә Альберт Галиевкә тиңнәр булмады. Алга китеп шуны әйтергә була: "Магнит" сәүдә челтәре тарафыннан саллы гына күләмдә сертификат белән бүләкләнде ул. II урында Аида Мусина һәм Ислам Тимеров, III урында Адилә Зарипова һәм Язилә Закирҗанова. Иң яшь чаңгычы буларак Раяна Латыйпова танылды. Ә иң өлкән спортчы буларак 66 яшьлек Хәләф Әхтәмов бүләкләнде.
Башка елларда Җиңү парадының бизәге һәм лаеклы вәкиле булган Бөек Ватан сугышы ветераны, 94 яшен ваклаган Садри бабай Сәхбиев тә чаңгы юлына басып, бәйрәмгә үзгә бер ямь өсти иде. Кызганыч, сәламәтлеге какшау сәбәпле, быел чаңгы, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме ансыз узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев