Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш волейболчылары Рушат Гыйльмуллин кубогын үзебездә калдырды (фотолар)

Актанышта Рушат Гыйльмуллин истәлегенә уза торган волейбол ярышларын Ык буе районнары спортчылары көтеп ала.

Быелгы бәйгегә Татарстанның Азнакай, Башкортстанның Туймазы районнары командалары килде. Шулай ук Актанышның ике командасы танылган спортчыбыз кубогына узган ярышта катнашты. 

Турнирны ачу тантанасында волейбол сөючеләрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләп уңышлар теләде.

Рушатның абыйсы,  Татарстанның атказанган спорт остасы, озак еллар район  башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм туризм бүлеген җитәкләгән Фирдәвис Әхмәтов Рушатның сигез тапкыр Татарстан чемпионы булуын искә алды, аның исемен мәңгеләштереп өченче тапкыр волейбол турнирын оештырган якыннарына, дусларына, бәйгегә килгән спортчыларга рәхмәтен белдерде.

"Батыр" спорткомплексы бу көнне тәҗрибәле осталарның уеныннан гөрләп торды. 
Нәтиҗәдә Актанышның җыелма командасы Рушат Гыйльмуллин кубогын читкә җибәрмичә, җиңү яулады. Икенче урынны Азнакай, өченче урынны Туймазы волейболчылары яулады. Актанышның ветеран спортчылары дүртенче урында. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев