Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышның яшь теннисчылары «Дуслык» турнирыннан медальләр белән кайтты

Кичә Башкортстан Республикасының Илеш районында «Дуслык» өстәл теннисы турниры узды. Ярышларда 2015–2017 елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты. Турнирга Яркәй, Актаныш, Бакалы, Дүртөйлеләр һәм Мензелинск шәһәрләреннән яшь спортчылар җыелды.

 

Актаныш авылының «Батыр» спорт сараенда шөгыльләнүче теннисчылар ярышларда үзләрен бик яхшы яктан күрсәтеп, үз яшь төркемнәрендә призлы урыннар яуладылар.

Җиңүчеләр һәм призёрлар:

  • Алия Хәбибуллина — I урын

  • Тимур Солтанов — I урын

  • Илгиз Хәбибуллин — III урын

  • Рияз Галиев — III урын

  • Динияр Хисамов — III урын

Яшь спортчыларның остазы-  Булат Солтанов.

Яшь теннисчыларыбызны һәм аларның тренерын әлеге матур нәтиҗәләре белән ихлас котлыйбыз! Алга таба да уңышлы чыгышлар, яңа җиңүләр һәм зур спорт казанышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев