Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның мөмкинлеге чикле спорт сөючеләре шахмат-шашка ярышынннан уңышлар белән кайттылар

13-15 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең «Кама Артегы» ял базасында инвалидлар арасында республика ярышы узды. Шахмат-шашка турнирында 20-50 яшь аралыгындагы хатын-кызлар һәм ир-егетләр катнашты.

Һәрвакыттагыча Актаныш инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызны барлап, аларны әйдәкләп, әлеге бәйгегә алып барды.

Уенчыларыбыз бик яхшы чыгыш ясадылар. Бигрәк тә Пучы авылыннан Рәмзия Зәйнуллина шахмат та, шашка да уйнап зур уңышларга иреште.

Турнир нәтиҗәләре әлегә билгеле булмаса да җыйган очколарыннан чыгып район командасының җиңүгә бөтен мөмкинлеге дә бар дип әйтә алабыз. Җиңүчеләр турында яхшы яңалыклар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев