Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышта Фирая Солтанова-Жданова кубогына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды

Бүген Актанышта традицион җиңел атлетика эстафетасы — «Җәйге спорт сезонын ачу» бәйгесе узды. Ел саен апрель аенда үткәрелә торган әлеге спорт чарасы быел да дөньякүләм танылган марафончы, 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарында катнашкан якташыбыз, Түке авылы кызы Фирая Солтанова-Жданова кубогына багышлап оештырылды.

Әлеге ярышлар районның спорт тормышында зур әһәмияткә ия, мәктәп укучыларын берләштерүче мөһим вакыйга. Эстафетада Актанышның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар катнашты. Ачылу тантанасында ГТО нормативларын алтын билгегә тапшырган укучыларны бүләкләделәр. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов укучыларга уңышлар теләде. Баш хөкемдар Ришат Нуриәхмәтов ярыш тәртибен аңлатты. Фирая Солтанова-Жданованың якташларына  сәламнәрен якын дусты Гүзәл Шәвәлиева җиткерде.

Эстафета алты этаптан тора. Һәр этапта катнашучылар район урамнары буйлап билгеле араларны йөгереп үтә. Ярышларны иң кечкенә яшь төркемендәге кызлар башлап җибәрде — алар 300 метр араны узды. Аннары эстафета егетләргә күчте, алар өчен дистанцияләр 500, 400, 300 һәм 200 метр итеп бүленгән иде. Һәр этапта тизлек, чыдамлык һәм команда бердәмлеге сынау узды.

Быелгы ярышта барлыгы 15 команда катнашты. Укучылар көчле рух, активлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, бәйгене кызыклы һәм мавыктыргыч иттеләр.

Фирая Солтанова-Жданова кубогына багышланган әлеге эстафета яшь буынны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районда җиңел атлетика традицияләрен ныгыту максатыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев