Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Физкультурачылар көне: Баян Дәүләтов стадионында җиңел атлетика ярышлары башланды

Август аеның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көненә багышлап бүген Советлар Союзы Герое, якташыбыз Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда бүген Актаныш районында җиңел атлетика ярышлары уза.

Зур уңышлар балалар спортыннан башлана. Физкультурачылар көненә багышланган җиңел атлетика ярышларына Актанышның балалар бакчасына йөрүче нәниләр, мәктәп укучылары бик теләп килделәр. 

Бәйрәм тантаналы төстә, Россия һәм Тататрстан гимннары белән башланып китте. Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда катнашучыларны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлап изге теләкләрен җиткерде:

- Актаныш районында яшь буынны спортка тарту ясле-бакчалардан ук башлана. Тормышыбызны өлкән яшьтә дә сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән бәйләп алып барырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Футбол манежы, «Лачын»  боз-спорт сарае, «Батыр», «Иман» спорт сарайлары- барысы да сезнең өчен балалар һәм хөрмәтле актанышлылар! Без басып торган стадионда да ел дәвамында спорт ярышлары бара. Авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары- футбол, баскетбол стадионнары, хоккей коробкалары, мәдәният йортларында спортзаллары һәркемгә ачык! Исән-сау булып, сәламәтлегегезне ныгытып яшәгез, кадерле райондашлар!- диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

Актанышның беренче мәктәбенең ТИН укытучысы, ГТО нормативлары тапшыру буенча Актаныш районындагы муниципаль координатор Равил Хаҗиев катнашучыларны ярыш тәртибе белән таныштырды.

Җиңел атлетика ярышларының баш хөкемдары Актанышның икенче мәктәбенең физкультура укытучысы Ришат Нуриәхмәтов иде. Ришат Петрович иң беренче итеп стартка балалар бакчасы кызларын бастырды, ул кызыл флагы белән «Игътибар, марш!» диюгә, спорт киемнәрендәге кечкенә кызлар 30 метрга йөгерде, малайлар исә 50 метрны җилдәй җитез узды.

Кечкенә йөгерешчеләрне тәрбиячеләре, әниләре финишка килеп җитүләрен көтеп алды. Җиңүчеләрне  хөрмәтләп пьедесталга бастырдылар. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров 1, 2, 3 нче урыннарга ия булган кызларга һәм малайларга мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды.

Стадион мәктәп укучылары тавышыннан гөрләп тора. Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда җиңел атлетикада аеруча сәләтлеләр көчләрен сыный, аларның күбесе инде каникулларда ук тренировкаларын башлаган, кайберләре «Бүләк» җәйге лагереның спорт сменасында ял итә. Урыннар 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф кызлары һәм егетләре арасында билгеләнәчәк. Ярыш кысаларында ГТО нормаларын тапшыру да каралган.

Районыбызда  Физкультурачылар көненә багышланган чаралар әле дәвам итә. Чөнки Физкультурачылар көне профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә ул. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев