Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта Кама аръягы Гран-приена шахмат ярышлары башланды

Кама аръягы Гран-приена 17 серия шахмат уеннары башланып китте.

       Әлеге ярышта Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Оренбург өлкәсеннән яшь шахматчылар катнаша.

         Кама аръягы Гран-прие уенын ачу тантанасына район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов та килде.

- Хөрмәтле балалар, остазлар, ата-аналар! Сезне бүгенге ярышларның башланып китүе белән котлыйм. Кечкенәдән шахмат уйнаучы тормышта да зирәк һәм сәләтле булып үсә. Укучылар, сезгә гадел җиңүләр насыйп булсын. Шахматта гына түгел, тормышта да беренче , яшьтәшләрегезгә үрнәк булыгыз. Ә әти-әниләргә балаларының үсешен камилләштерүдә сабырлык телим,-  диде Ленар Рафак улы.

 

          13 төбәктән килгән 150 дән артык шахматчыга район, республика шахмат спортын үстерүдә зур өлеш кертүче "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов изге теләкләрен ирештерде.    

- Районның иң зур җитәкчеләре яшь шахматчыларны котларга килгән икән, районыбызда бу спортка игътибар зур дигән сүз. Киләчәктә дә яхшырак нәтиҗәләргә ирешербез дигән ышанычта калам,- дип Фәрит Муллагали улы үзенең котлауларын җиткерде. 

                  Шулай ук спортчыларны Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең вице-президенты Николай Каратаев, Оренбургтан килгән команда җитәкчесе Иван Макеев әлеге турнирның дәвамлы булуын теләп, оештыручы хуҗаларга рәхмәтләрен әйттеләр.

               Ярышларның баш хөкемдары Илдар Имамов турнирны үткәрү тәртибе белән таныштырды.

              Хәзерге вакытта Балалар иҗат үзәгендә ярышларның кызып килгән мәле. Җиңүчеләр турында алдагы язмаларыбызда хәбәр итәрбез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев