Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышта махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә багышланган ачык шахмат турниры уза

Бүген, 29 апрель көнне, Актанышта махсус хәрби операция каһарманы, якташыбыз, Татарстан Республикасы буенча күп тапкырлар шахмат чемпионы Нияз Илдар улы Фәррахов истәлегенә багышланган тиз шахмат буенча ачык турнир уза. Ярышлар аның туган көненә туры китереп, балалар иҗат үзәгендә оештырылды.

Әлеге турнир Актаныш районының ачык беренчелеге буларак үткәрелә һәм анда катнашу өчен теләгән һәркем — егетләр-кызлар, шулай ук өлкәннәр дә чакырылган. Ярышларда районыбызның шахмат сөючеләре генә түгел, Төньяк Осетия республикасыннан килгән кунагыбыз, Башкортстан, Минзәлә районыннан килгән күренекле шахматчыларыбыз катнаша.

Ярышларны тантаналы төстә Ниязның шахмат остазы Фәһим Галимов башлап җибәрде. талантлы укучысы турында иң җылы истәлекләре белән уртаклашты. 

Нияз- Актаныш шахмат мәктәбендә тәрбияләнгән герой якташыбыз, ул беренче һәм икенче Актаныш мәктәпләрендә укыды, үз вакытында безнең Актаныш районы шахматчыларының җыелма командасы составында күп тапкырлар чыгыш ясады, беренче урыннарны алды, шулай ук үз заманында республика «Укучылар спартакиадасы»нда Актаныш шахмат мәктәбе составында чыгыш ясап, анда биш тапкыр беренче, бер тапкыр икенче урынны алган егет,- дип искә алды Фәһим Галимов аның турында.

Ниязның әбисе Роза апа Сергеева өчен шахмат ярышы бик истәлекле чара. Ул залдагыларга оныгының ничек итеп шахмат уенына кереп китүен, осталыгын арттыруын сөйләде. Остазлары, шулай ук бабасы, туганнары да Ниязның акыл уенына тирәнтен үзләштерүенә этәргеч ясаган.

Балалар, тәртипле, сәламәт булыгыз, яхшы укыгыз. Әни-әтиегезнең сүзеннән чыкмыйча, аларны тыңлап, чын кешеләр булып үсегез. Акыллы кешеләр гына шахматны яраталар һәм   уйныйлар, -диде өлкән яшьтәге укытучы. 

Әнисе Ира ханым улының исемен мәңгеләштереп әлеге турнирны оештырган һәммә кешегә, Фәһим Галимовка, Илдар Имамовка рәхмәтләрен белдерде, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. Улына йөрәк хисләрен багышлаган шигырен укыды.

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов, Татарстанның атказанган спорт остасы Илдар Имамов та алда сөйләүчеләрнең фикерләрен куәтләп, Нияз Фәррахов кебек шахматны сөючән, батыр йөрәкле, кешелекле булып үсәргә өндәделәр. 

Катнашучылар өчен дүрт турнир категориясе каралган:

  • А турниры — 2008–2013 елларда туганнар;
  • В турниры — 2014 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр;
  • С турниры — 2014 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр;
  • Д турниры — өлкәннәр (18 яшьтән өлкәнрәкләр) һәм ветераннар.

Ярышлар швейцар системасы буенча 7 турда уза. Катнашучылар санына карап, турлар саны судьялар тарафыннан үзгәртелергә дә мөмкин. Һәр уенчыга партия ахырына кадәр 10 минут вакыт бирелә, һәр йөреш өчен өстәмә 3 секунд каралган.

Турнир ахырында барлык номинацияләрдә 1, 2 һәм 3 урыннарны яулаучылар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, Фәрраховлар гаиләсе тарафыннан махсус бүләкләр дә әзерләнгән.

Әлеге турнир — Нияз Фәррахов истәлеген хөрмәтләү генә түгел, ә яшь буында патриотизм, ихтыяр көче һәм интеллектуаль спортка мәхәббәт тәрбияләүче әһәмиятле чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев