Актанышта нәни спортчылар өчен «Татарстан кроссы» узачак
Спорт хәбәрләре

Актанышта нәни спортчылар өчен «Татарстан кроссы» узачак

17 сентябрьдә Актанышта мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татарстан кроссы» спорт чарасы узачак.

Ярышлар Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда үткәрелә. Спорт бәйрәме иртәнге 9:00 сәгатьтә башлана.

Әлеге чарада катнашырга теләгән барлык нәни спорт сөючеләрне һәм аларның әти-әниләрен чакырабыз.

 Кечкенә спортчылар өчен бу — үзләрен сынап карау, актив хәрәкәт итү һәм спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен менә дигән мөмкинлек.

Балаларыбызга бергәләп көч бирик, аларга җан атып торыйк һәм спорт бәйрәмен бергәләп күңелле уздырыйк!

Вакыты: 17 сентябрь, 9:00 сәгать.

Урыны: Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион.

 


Нет комментариев