Актанышта шахмат турниры: Республикакүләм бәйге дүрт көн дәвам итәчәк
Бүген Актанышыбызда шахматчыларның зур бәйрәме- Кама аръягы Гран-прие кубогына уза торган ярышларның бишенче этабы башланды.
Республикабызның төрле шәһәр -районнарыннан килгән яшь шахматчылар беренчелек өчен көч сынаша. Бәйгенең географиясе бик киң- Татарстанның Казан, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләре, Мамадыш, Актаныш, Башкортстанның Дүртөйле районнарыннан 91 бала әлеге турнирда катнаша. Ярышлар район балалар иҗат үзәгендә дүрт көн дәвам итәчәк.
Кама аръягы Гран-прие кубогына уза торган ярышлар Баулы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Актаныш, Минзәлә һәм кабат Баулы шәһәрләрендә оештырыла. Бүген аның бишенче этабы безнең Актаныш районында уза.
Турнирны ачу тантанасында "БлагоДарение" хәйрия фондының җитәкчесе Фәрит Салихов, Актаныш муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов катнашып республика шахматының киләчәге булган укучыларны сәламләделәр.
Район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров та шахматчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Шахмат буенча тренерлар Фәһим Галимов белән Илдар Имамов әлеге бәйгегә зур өметләр баглый.
Актаныш шахматчылары районыбыз җитәкчелеге һәм "БлагоДарение" фонды ярдәме белән республика, хәтта Россиякүләм бәйгеләрдән бер дә калмыйлар. Һәрвакыт лаеклы уен күрсәтеп, мактаулы урыннар яулыйлар. Әлеге турнир балаларның осталыгын камилләштерергә, зирәклекләрен арттырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев